Район башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә узган елга йомгак ясалды.
Узган чорда шундый статистик мәгълүматлар: 104 сабый дөньяга килгән. ЗАГС бүлегендә аксубайлыларның күбесен теркәү туу урыны буенча, районнан читтәге бала тудыру йортларында үтте дип ачыклык керттеләр. Яңа туган сабыйлар арасында 54 малай һәм 50 кызчык бар. Узган ел малайлар арасында иң популяр исемнәр – Иван, Макар, Самир, кызлар арасында Әминә, Ева һәм Таисия булган. Әти-әниләр үз балаларына шулай ук сирәк очрый торган – Ибраһим, Один, Самуэль, Афина, Дания һәм Эмилия исемнәре белән атаганнар.
Узган елда 23 яшь гаиләдә беренче сабыйлары дөньяга килгән. 33 гаилә күп балалы гаилә статусын алган. 79 пар никахлашкан, 48е –аерылышкан.
ЗАГС бүлегендә кайгылы саннар да китерделәр: 2022 елда 388 аксубайлы бакыйлыкка күчкән. Шуларның 224е – ир-атлар һәм 164е – хатын-кызлар.
Нет комментариев