Аксубай районы мәктәпләрендә канатлы дусларны каршы алалар
Яңалыклар

Аксубай районы мәктәпләрендә канатлы дусларны каршы алалар

Мәктәп укучыларының экологик культурасын тәрбияләүнең иң яхшы чарасы – аларны гади сыерчык оялары ясауга җәлеп итү, дип саныйлар Яңа Тимошкино төп мәктәбендә.

Укучыларны белем бирү учреждениесендә кошларны саклау буенча гамәли эшчәнлеккә җәлеп итү максатыннан, 1 апрельгә “Сыерчык оясын – үз кулларыбыз белән” акциясе игълан ителде. Беренче булып сыерчык оясын Антон Ижотов ясаган.
* * *
Иске Ибрай урта һәм Түбән Баланда башлангыч мәктәпләрендә бу көнгә төрле чаралар әзерләнгән. Бу “Кошлар — безнең канатлы дусларыбыз” дигән рәсем бәйгеләре дә, бергәләп кошларны күзәтү дә, аларның сайрауларын тыңлау да. Укучылар кошлар сайравы кешене тынычландырыруын, кәефне күтәрүен һәм йокыны яхшыртуын, кеше организмының гомуми халәтенә уңай йогынты ясавын белделәр.


Нет комментариев