Аксубай туган якны өйрәнү музеенда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына багышланган “Халык мәдәниятенең килеп чыгышына” дип аталган күргәзмә ачылды.
Безнең әбиләр оста чигүчеләр булганнар. Хәтта дистәләгән еллар узгач та, аларның куллары белән эшләнгән әйберләр соклану уята. Туган якны өйрәнү музеенда төрле эшләр – өй бизәү әйберләре, сөлгеләр, урын-җир әйберләре, кием-салым тупланган. Кул эшләре төрле техника – тоташ чигү, чалыштырып чигү, колакчыл чигү ысуллар белән эшләнгән. Чигүләр – гаҗәеп матурлык, нечкә, нәфис итеп эшләнгән, аларда милли зәвык сизелә.
Музей директоры Наталия Куштукова кунакларны чуаш, рус, татар чигүләре белән таныштырды, бизәкләр турында сөйләде.
– Кайбер экспонатларга 100 елдан артык, – дип билгеләп үтте ул. – Хатын-кызларның кул эшләре буыннан-буынга – әбидән оныгына тапшырыла. Бу әйберләрне кешеләр бик кадерләп саклыйлар. Күп кенә эшләр музей фондында утыз елга якын саклана, алар музейга бүләк ителгән.
Күргәзмәне ачу тантанасы Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Наилә Крайнова җитәкчелегендә “Аксубай егетләре” баянчылар халык ансамбле һәм “Игелек берлеге” кашык белән көй чыгару ансамбле катнашында узды. Яшь талантлар музейга килүчеләрне җанлы музыка белән сөендерде.
Нет комментариев