2022 ел урып-җыю нәтиҗәләре буенча республикада югары күрсәткечләргә ирешкән комбайнчылар арасында “Волга-Селект” ҖЧҖ механизаторы Эльвир Нуретдинов та бар.
Хезмәттәшләре белән чагыштырганда, Эльвир күпкә яшь. Әмма хезмәттәге казанышлары белән хәтта тәҗрибәле игенчеләрдән дә уздыра. Узган ел ул «Иң яхшы комбайнчы» республика конкурсында җиңүче булды, шулай ук аннан алдагы елда да югары позицияне бирмәде.
Авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлаган игенченең һөнәре буенча ун ел эш стажы бар. Комбайнда дүрт сезон эшләгән: бөртекле культуралар, көнбагыш җыеп алуда тырыш хезмәт куйган. Үҗәтлеге һәм уңганлыгы аркасында эштә югары күрсәткечләргә ирешә. Узган ел урак өсте вакытында нәтиҗәле хезмәте өчен Эльвир район башлыгының Рәхмәт хатына лаек булды. Ә сезон нәтиҗәләре буенча аңа Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының сертификаты һәм медале тапшырылды.
Нет комментариев