Аксубай футболчылары ТР беренчелегенең беренче көнен уңай нәтиҗә белән тәмамладылар
Яңалыклар

Аксубай футболчылары ТР беренчелегенең беренче көнен уңай нәтиҗә белән тәмамладылар

Кичә Аксубайда 2013 елда туган яшүсмерләр арасында мини-футбол буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең финал этабы башланды.

Республиканың иң яхшы 11 командасы ярышларда җиңү өчен көрәшә. Беренчелекнең беренче көнендә Аксубай футболчылары ике очрашу уздырды. Кукмарадан “Интер” командасын алар 20:0 исәбе белән җиңделәр, Бөгелмәдән килгән спортчылар белән матч 2:2 исәбе белән тәмамланды.
Бүген «Аксу» командасы 14:15 сәгатьтә – Әгерҗе, 15:50 сәгатьтә Казаннан “Академия” командалары булән очрашачак.


Нет комментариев