Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Аксубай егетләре” талантларын күрсәттеләр

Аксубай район мәдәният йортының яшь баянчылары «Жаворонок» Бөтенроссия балалар һәм яшүсмерләр иҗаты бәйгесендә зур уңыш белән чыгыш ясадылар.

Бәйге музыка сәнгатен чын бәяләүчеләрне һәм белгечләрне җыйды, алар арасында музыка көллияте, консерватория студентлары, танылган сәнгать мәктәпләре, музыкаль хор мәктәбе тәрбияләнүчеләре дә бар.
Наилә Крайнова җитәкчелегендәге “Аксубай егетләре” ансамбле иң яхшылар арасында танылды. Семен Крайнов, Ильяс Исмәгыйлов, Никита Семенов, Глеб Мясников, Ксения Романова, Николай Васильев югары дәрәҗәдә чыгыш ясадылар. Бәйге нәтиҗәләре буенча төп призга – бәйге Гран-приена Семен Крайнов лаек булды. “Аксубай егетләре” баянчылар ансамбле I дәрәҗә лауреат дипломы белән бүләкләнде. Глеб Мясников шулай ук – I дәрәҗә лауреат, Ксения Романова II дәрәҗә лауреат булды.
                                                                                                                                                                                                                     Фото: Наилә Крайнова архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев