Ачык ишекләр көннәре
Яңалыклар

Ачык ишекләр көннәре

Хөрмәтле салым түләүчеләр! Россия ФНСның Татарстан Республикасы буенча ФНС Идарәсе 2017 елның 10 һәм 11 ноябрь көннәрендә, 2017 елда юлланачак җир, транспорт һәм физик затлар мөлкәтенә салым салу хәбәрләре һәм түләү документларына бәйле сорауларга ачыклык кертү максатларында барлык салым органнарында да Бөтенроссия Ачык ишекләр көннәре үтә. Бу көннәрдә барлык инспекцияләр...

Хөрмәтле салым түләүчеләр! Россия ФНСның Татарстан Республикасы буенча ФНС Идарәсе 2017 елның 10 һәм 11 ноябрь көннәрендә, 2017 елда юлланачак җир, транспорт һәм физик затлар мөлкәтенә салым салу хәбәрләре һәм түләү документларына бәйле сорауларга ачыклык кертү максатларында барлык салым органнарында да Бөтенроссия Ачык ишекләр көннәре үтә.
Бу көннәрдә барлык инспекцияләр дә озайтылган эш сәгатендә эшләячәк: 10 ноябрь (җомга) 09:00дан 18:00гә кадәр, 11 ноябрь (шимбә) 10:00нан 15:00гә кадәр.
Салым хезмәте белгечләре милеккә салымнарны кемнәр, кайсы срокта түләргә тиешлеген, конкрет муниципаль берәмлекләрдә нинди ставкалар һәм ташламалар кулланылуын бәйнә-бәйнә аңлатачаклар, шулай ук гражданнарның салымнарга кагылышлы башка сорауларына җавап бирәчәкләр. Теләүчеләр салым түләүченең Шәхси кабинетында теркәлә ала (үзең белән шәхесне билгеләүче документ булу шарт).

Нет комментариев