Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Туристлар чаңгыга бастылар

Бүгенге көндә чаңгыда сәяхәткә чыгу популярлык казанды. Февральдә районның гомумбелем бирү учреждениеләре арасында чаңгы туризмы техникасы буенча үткән ярышлар моңа дәлил булып тора. Анда 19 команда катнашты. Учак ягу белән чаңгы эстафетасы, рюкзактан файдалану кебек ярыш этаплары чынбарлыкка туры килеп торды. Шулай ук теория белеме һәм беренче медицина ярдәме күрсәтү...

Бүгенге көндә чаңгыда сәяхәткә чыгу популярлык казанды.


Февральдә районның гомумбелем бирү учреждениеләре арасында чаңгы туризмы техникасы буенча үткән ярышлар моңа дәлил булып тора. Анда 19 команда катнашты.
Учак ягу белән чаңгы эстафетасы, рюкзактан файдалану кебек ярыш этаплары чынбарлыкка туры килеп торды. Шулай ук теория белеме һәм беренче медицина ярдәме күрсәтү дә тикшерелде. Ярышларда җиңүчеләр-Иске Ибрай урта мәктәбе (җитәкчесе Я.Сафиуллина), Яңа Ибрай урта мәктәбе (Ф.Кобиев), 2 нче Аксубай урта мәктәбе (А.Якимов) РЦВР грамоталары белән бүләкләнделәр. Яңа Тимошкино (Н.Сандимиров), Чуаш Енорускиносы (И.Ильгузин), Иске Ильдеряк (В.Альметкин) урта мәктәпләренә таныклыклар тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев