Аксубай кикбоксчылары Нурлатта узган лайт-контакт буенча кара-каршы сугыш ачык республика фестивалендә катнаштылар. Спорт фестивалендә "Уңыш балачак хыялыннан башлана" дигән шигарь катнашучыларның җиңүгә омтылышы белән тәңгәл килде. Ярышларга республиканың төрле шәһәр һәм районнарыннан иң көчле кикбоксчылар җыелды. Алмаз Мәгыйзовтан күнекмәләр алган спортчылар чын көрәшче сыйфатларын күрсәттеләр. Нәтиҗәдә, биш призлы урынны яуладылар....
Аксубай кикбоксчылары Нурлатта узган лайт-контакт буенча кара-каршы сугыш ачык республика фестивалендә катнаштылар.
Спорт фестивалендә "Уңыш балачак хыялыннан башлана" дигән шигарь катнашучыларның җиңүгә омтылышы белән тәңгәл килде. Ярышларга республиканың төрле шәһәр һәм районнарыннан иң көчле кикбоксчылар җыелды. Алмаз Мәгыйзовтан күнекмәләр алган спортчылар чын көрәшче сыйфатларын күрсәттеләр. Нәтиҗәдә, биш призлы урынны яуладылар. Үзенең үлчәм категориясендә Владислав Петров бәхәссез лидер булды. Бу яшүсмернең республика дәрәҗәсендә көч сынашуларда тәүге җиңүе. Даниил Безруков, Оксана Захаркина һәм Даниил Петров - үзләренең авырлык категориясендә икенче призерлар. Алексей Машков өченче нәтиҗәне күрсәтте.
Нет комментариев