Якташыбыз Рәфис Бикушев «абсолют»та бронза медаль һәм яшь категориясендә көмеш медаль яулады.
Бөгелмәдә 48 нче чаңгы марафоны узды, анда бөтен Россиядән 200дән артык иң көчле чаңгычы катнашты.
Көчле көндәшлек һәм катлаулы трасса шартларында якташыбыз Аксубай чаңгы мәктәбенең иң яхшыларның берсе булуын тагын бер кат исбатлады!
Рәфис Бикушев 30 км араны узып, барлык катнашучылар арасында абсолют зачетта өченче һәм 18-29 яшьлек чаңгычылар арасында икенче нәтиҗә күрсәтте.
Моңа кадәр Рәфис Уфада узган куркынычсызлык органнары хезмәткәрләре арасында чаңгы, йөзү һәм икекөрәш буенча Идел буе федераль округы чемпионатында ике беренче һәм ике икенче урынны алган иде.
Спортчының казанышлары – зур тырышлык һәм осталык нәтиҗәсе. Рәфис районның иң яхшы тренерларының берсе – әтисе Рәис Бикушев тәрбияләнүчесе булып тора.
Нет комментариев