Аксубайлы чаңгы ярышлары буенча Россиянең спорт мастеры булды
Спорт

Аксубайлы чаңгы ярышлары буенча Россиянең спорт мастеры булды

Аксубай районы спорт мәктәбен тәмамлаган Рәфис Бикушев Мончегорскта (Мурманск өлкәсе) узган ил чемпионатында чаңгы ярышлары буенча Россиянең спорт мастеры исемен яулады.

Сезон ахырында Россиянең 26 төбәгеннән 44 чаңгычы үзләрен тикшерергә батырчылык иткән. Рәфис классик стиль белән 70 чакрым араны масс-старт форматында йөгереп узып, финишка бик яхшы вакыт белән килгән — 3 сәгать 17 минут 54,2 секунд!

Бу атлетның чираттагы спорт казанышы. Моннан тыш, ул икебәйге буенча спорт мастеры (Рәфис куркынычсызлык органнарында хезмәт итә) һәм ату буенча спорт мастерлыгына кандидат булып тора.

Рәфис бала чагында ук чаңгыга баса. Аңа һәрвакыт гаиләсе һәм әтисе – тренер Рәис Бикушев ярдәм итә. Районда һәм республикада танылган җиңел атлетчы абыйсы Рәмис аның өчен яшьтән үк яхшы үрнәк була. Максатчанлыгы, спорт чыныгуы һәм гаиләсенең ярдәме белән Рәфис Бикушев республикада һәм бөтен Россия буенча ярышларда уңышларга ирешә.

 


Нет комментариев