Аксубай укучылары Казанның көрәш осталарыннан дзюдо нигезенә өйрәнделәр
«Юность» спорт комплексында Татарстан Дзюдо федерациясе ярдәме белән оештырылган дзюдо буенча мастер-класс узды.
Бу көнне спорт комплексында төрле сыйныф укучылары һәм көрәшне яратучы өлкәннәр җыелды. Кемдер спорт кимоносында, кемдер мәктәп формасында иде, ләкин барысы да кунакларны – республиканың танылган дзюдочыларын кызыксынып күзәттеләр. Җыелучыларга район башлыгы Алмаз Мингулов мөрәҗәгать итте.
– Татарстан Дзюдо федерациясе спортчыларының күрсәтмә тренировка чыгышлары – безнең өчен зур бәйрәм, – дип билгеләп үтте ул. – Безнең районда спортның төрле төрләрен үстерү өчен барлык шартлар да тудырылган. Балалар дзюдо күнекмәләрен дә үзләштерсеннәр иде. Хәзерге вакытта безнең спортчыларга каршы көрәш белән шөгыльләнүче Тренер Александр Скворцов берничә буын спортчы тәрбияләп үстергән инде, алар арасында республика, Россия чемпионнары да бар.
Район җитәкчесе Федерация вәкилләренә безнең районда спорт көрәшен үстерүгә игътибарлары өчен рәхмәт белдерде.

Җыелучыларны Татарстан Республикасы Дзюдо федерациясе башкарма директоры Раил Моратшин сәламләде:
– Әле күптән түгел генә безнең осталар сезнең шикелле үк кечкенә иде. Ә бүген алар көчле ир-егетләр. Спецназ гаскәрләрендә хезмәт иткәннән соң безгә кайттылар һәм яшьләрне өйрәтәләр. Бүген бөтен җыелма команда Краснодардагы ярышларда. Мондый дәрәҗәгә ирешү өчен бик тырышып күнегүләр ясарга кирәк. Без сезгә айга бер тапкыр килеп, тәҗрибә уртаклашу өчен мастер-класслар үткәрергә планлаштырабыз.
Дзюдо осталарының күрсәтмә чыгышлары балаларда зур кызыксыну уятты. Ә күнегүләрдә һәркем катнаша ала дип игълан иткәч, барысы да татамига сибелде.
Кунаклар балалар белән тәнне язылдыру күнегүләре үткәрделәр, техник алымнар күрсәттеләр һәм бу спорт төрендә дисциплинаның әһәмияте турында сөйләделәр. Мәктәп укучылары профессионалларның осталыгын күзәтеп кенә калмадылар, ә алар җитәкчелегендә алымнарны да эшләп карадылар.

Бу егетләр өчен иң көчле спортчылардан тәҗрибә алу өчен менә дигән мөмкинлек. Моннан тыш, танылган спортчылар һәм тренерлар белән күнегүләр яшьләрне мотивлаштыра һәм нәрсәгә омтылырга кирәклеген күрсәтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев