Аксубай районында узган волейбол турнирында Шәрбән авылы командасы җиңү яулады
XXXI район Спартакиадасы кысаларында оешмалар, предприятиеләр һәм авыл җирлекләре арасында ир-егетләр командалары өчен волейбол матчлары үткәрелде.
Ярышларда сигез команда катнашты. Волейбол мәйданчыгында беренчелек өчен «ТАТЕХ», спорт мәктәбе, мәгариф бүлеге, район хакимияте, Иске Ибрай, Шәрбән, Яңа Аксубай, Кәкре Күл авыл җирлекләре дружиналары көч сынашты.
Мәйданчыкта спорт дәрте атмосферасы хөкем сөрде, көндәшләр арасындагы көрәш соңгы очкога кадәр киеренке барды.
Спортчылар югары әзерлек, команда бердәмлеге һәм югары нәтиҗәгә омтылыш күрсәттеләр. Ярыш нәтиҗәләре түбәндәгечә билгеләнде:
1 урында – Шәрбән авылы җыелма командасы;
2 урында – район хакимияте командасы;
3 урында – Иске Ибрай авылы командасы.
Фото район спорт мәктәбе архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев