Аксубай районының спорт мәктәбе командасы Шентала районында милли билбау көрәше буенча ярышларда өченче урынны яулады.
Турнирда Самара өлкәсе һәм Татарстан Республикасының җиде командасыннан 90нан артык көрәшче катнашты. Безнең спортчылар көндәшләре белән бил алышуларда шәп техника һәм ныклык күрсәттеләр.
Ярышлар нәтиҗәләре буенча Кирилл Енизеркин, Максим Савинов һәм Аркадий Детков алтын медальләргә лаек булдылар. Данил Золин – көмеш медаль, Эмиль Садыйков, Давид Соломонов һәм Владимир Детков көмеш медаль ияләре булдылар.
Турнир нәтиҗәләре буенча район командасы, мәйдан хуҗаларыннан һәм Нурлат районы көрәшчеләреннән калышып, өченче призлы позицияне яулады.
Нет комментариев