Районның спорт мәктәбе командасы Чистай шәһәренең «Ватан» футбол клубы призына мини-футбол буенча турнирда өченче урынны яулады
Ярышлар «Аксу» ябык футбол манежында үтте, анда 2014–2015 елгы малайлар ярышты.
Турнирда Чистайдан, Нурлаттан футбол дружиналары һәм мәйданчык хуҗалары катнашты. Призлы урыннар өчен көрәш киеренке һәм гадел узды, спортчылар яхшы әзерлек һәм җиңүгә омтылыш күрсәттеләр.
Турнир нәтиҗәләре буенча районның спорт мәктәбе командасы, беренчелекне Нурлат командасына биреп, икенче урынны алды. Чистайлылар – бронза медаль ияләре булдылар.
Нет комментариев