Аксубай яңалыклары

Аксубай районы "Авыл таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Спорт

«Аксу» футзал буенча ТР футбол федерациясе Кубогын яулады

Аксубай районы спорт мәктәбе командасы 2017 елгы яшүсмерләр арасында футзал буенча Татарстан Республикасы футбол федерациясе Кубогында катнашуны уңышлы тәмамлады.

Турнир ике көн дәвамында «Юность» универсаль спорт залында узды.

Мәйдандагы атмосфера кызу иде: һәр команда, җиңү өчен көрәшеп, көченнән килгәнчә уйнады. Әмма «Аксу» бик яхшы тактика, җайга салынган гамәлләр ярдәмендә ышанычлы рәвештә лидерлыкка чыкты. Нәтиҗәдә безнең спортчылар кубок ияләре булдылар.

Болгар командасы – көмеш, Алексеевск районы командасы бронза призер булды.

Фото спорт мәктәбе архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев