Аксубай футболчылары 2012-2013 елларда туган «А» дивизионы яшүсмерләре арасында футзал буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең финал этабында көмеш медаль яуладылар.
Мамадышта республика турнирында өч көн дәвамында көч сынашулар узды. Көчле сайлап алу узган Татарстанның иң яхшы уналты командасы чемпион титулы өчен көрәште. Матчлар киеренке иде – командалар бер-берсенә лаеклы көндәш булдылар.
Аксубайның спорт мәктәбе тренеры Александр Лодоркин җитәкчелегендәге футбол дружинасы, Бөгелмә командасыннан гына калышып һәм мәйданчык хуҗаларын узып, көмеш кубок яулады. Спортчыларның казанышы мактауга лаек!
Фото район спорт мәктәбе архивыннан.
Нет комментариев