Үзбәкстан гражданнары Ватаннары Президентын сайлыйлар
Якшәмбе, 24 октябрьдә, Үзбәкстанда Президентны чираттагы тапкыр сайлаячаклар.
Бу сайлаулар ил тарихында исәп буенча алтынчы президент сайлаулары булачак. Россия Федерациясе территориясендә яшәүче Үзбәкстан Республикасы граж даннарының һәркайсы үзенең конституцион хокукыннан файдалана ала. Сайлау участоклары барлык консуллыкларда һәм Үзбәкстанның Мәскәүдәге илчелегендә оештырылган.
Татарстан территориясендә 20 меңнән артык Үзбәкстан гражданы яши. Алар өчен алдан тавыш бирүләр оештырыла. Татарстанда Үзбәкстан консуллыгыннан күчмә пунктлар тугандаш республика гражданнары яши торган районнарны йөреп чыга.
Аксубай районында 16 Үзбәкстан гражданы яши, шуларның өчесе – балигъ булмаганнар. Тавыш бирүдә бары дүрт кеше генә катнашты, кемдер үз иленә киткән, кемдер Казандагы консуллыкта тавыш бирүне өстен күргән. Аксубайда алдан тавыш бирүне район мәдәният йортында сайлау участогында оештырдылар. Бирегә Үзбәкстанның Татарстан Республикасындагы консуллыгы вәкилләре тавыш бирү өчен күчмә урна белән килде.
Үзбәкстанның тавыш бирү хокукына нигезләнеп, Президентлыкка кандидатны бары тик партияләр генә күрсәтә ала. Республикада барлыгы биш партия эшли. Шулардан иң зурысы – Үзбәкстанның Либераль-демократик партиясе үз кандидаты итеп республиканың хәзерге Президенты Шәүкәт Мирзиевны күрсәтте, ул вазыйфага 2016 елда сайланган.
Шунысы игътибарга лаек, Үзбәкстан Президентын сайлауларда хатын-кыз, табиб-терапевт, республика оппозицион партияләренең берсенең сәяси совет рәисе катнаша.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев