Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Җәйге верандада уза торган мәҗлестәге кунаклар санын йөзгә кадәр арттырдылар

Covid-19 коронавирусы пандемиясе сәбәпле, кертелгән чикләүләр 3 сентябрьдән йомшартылачак.

Татарстанда ачык веранда, кафе һәм ресторан террасаларында уздырыла торган банкет һәм башка чара кунакларының санын ике тапкыр арттырырга рөхсәт иттеләр. Бу сан 50 кешедән 100 кешегә кадәр артачак.

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Covid-19 коронавирусы пандемиясе сәбәпле, кертелгән чикләүләрне чираттагы йомшарту турында республика Хөкүмәте карарына имза куйды.

Элеккечә һәр кешегә, җәмәгать туклануы биналары хезмәткәрләрен дә кертеп, 4 кв. метр мәйдан туры килергә тиеш.

Яңа норма иртәгә, 3 сентябрьдә үз көченә керә, диелгән документта.

 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев