Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Ялган аракы эчмәгән кеше – сәламәт

Алкоголь базары торышы район башлыгы Камил Гилмановның шәхси контрольлегендә.

Бу көннәрдә ведомствоара комиссия киңәшмәсендә нәкъ менә шул мәсьәләне күтәрделәр.
– Аксубай районында лицензияле сәүдә объектларының саны 18 процентка кимеде, – дип белдерде ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль бүлеге җитәкчесе Ришат Нәфыйков.

– Җан башына исәпләгәндә алкоголь продукциясен сату 3,3 литрны тәшкил итә, бу үткән ел белән чагыштырганда 5 процентка кимрәк. Чагыштыру өчен, Нурлат районында җан башына алкоголь продукциясен сату – 5,4 литрны, Яңа Чишмә районында – 6,8 литрны, Чистайда – 6,5 литрны тәшкил итә.  

– Безнең районда республика буенча  алкоголь продукциясе  сату иң түбәне. Әмма бу саннар азрак эчә башладылар дигәнне аңлатмый, бу алкоголь продукциясенең легаль булмаган әйләнеше артты дигән сүз, – дип ассызыклады Камил Гилманов.

– Агымдагы елның 6 аенда гына да алкоголь һәм составында спирт булган продукция әйләнеше өлкәсендә 8 нәтиҗәле контроль чара уздырылган. Үткән елның шул ук чорында  – 15. Бу саннар тиешле ведомстволарның эшләп җиткермәүләрен дәлилли.

Авыл җирлекләре башлыклары үз карамакларында булган торак пунктларда яшәүче кешеләрне йөзләреннән танып беләләр. Әмма шул  ук вакытта, авылларда көмешкә һәм составында агу булган ялган аракы сату дәвам итә.

Монда район башлыгы Яңа Тимошкино авылында яшәүче бер ханымны мисал итеп китерде. Ул саткан шешәдә экспертлар агулы ацетон һәм башка катнашмалар тапканнар.

Шуңа өстәп район башлыгы ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре моңа бәйле эшне тиешле дәрәҗәдә алып бармыйлар дип билгеләп үтте.
– Күрше төбәкләрдән ялган аракы кертү дәвам итә, – дип белдерде спикер. – Беренче ярты еллыкта 20,5 литр легаль булмаган  алкоголь һәм составында спирт булган продукция йолып алынган, үткән елның шул ук чорында – 133,85 литр.

Роспотребнадзорның баш белгеч-эксперты Андрей Тимирясов хәбәр иткәнчә, Аксубай районында этанол белән агулануның 3 очрагы теркәлгән, өчесе дә үлем белән тәмамланган. Үлгән ир-атларның яше 40 тан бераз гына арткан булган.

Шулай ук, Аксубай үзәк хастаханәсе баш табибе Рөстәм Әхмәтшин билгеләп үткәнчә, алкоголизмга бәйле килеп чыккан чирләр, аеруча да бавыр авыруы  белән мөрәҗәгать иткән пациентлар саны кимеми.

Хастаханәгә төрле тән җәрәхәтләре белән  мөрәҗәгать иткән кешеләрнең 90 проценты ул җәрәхәтләрне исерек килеш алган. Психиатрия авырулы инвалид балаларның 87 проценты алкогольне күпләп кулланган  ата- аналардан дөньяга килгән.

– Алкоголь продукциясенең һәм ялган аракының канунсыз әйләнешенә, аны җитештерүгә һәм сатуга каршы көрәштә хокук саклау һәм контрольләү органнарының эшчәнлеген көчәйтергә, – дип белдерде район башлыгы.

– Суррогат сатуны кисәтү максатларында легаль алкоголь продукциясе белән сату итүче сәүдә нокталарына халыкка йөз белән борылырга. Алкоголь базарында легаль булмаган яки кеше сәламәтлеге өчен куркыныч тудырган алкоголь продукциясен сатуга юл куймаска.

Хәлне яхшырту өчен киңәшмәдә катнашучылардан, аеруча да авыл җирлекләре башлыкларыннан, максималь ярдәм күрсәтүләрен сорыйм. Чөнки алар һәр торак пункт турында дөрес һәм тулы мәгълүматка ия.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев