Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Урып-җыю кампаниясе старт алды

Районда урып-җыю эшләре башланды.

“Аксу Агро“ агрофирмасы игенчеләре уҗым бодаен сугуга үзләренең комбайннарын алып чыктылар. Бу составта: үткән елда ТРның иң яхшы комбайнчылары арасына кергән Алексей Кудряшов (ярдәмчесе улы Дмитрий белән) һәм агрофирманың иң яхшы механизаторлары Валерий Ендерюков (авыл хуҗалыгы производствосы  ветераны абыйсы Василий белән), Анатолий Ефимов (ярдәмчесе Сергей Васильев белән).

Шулай ук бөртекле культураларны урып-җыюга уракның беренче көненнән “Восходящая заря“, “Аксубай“, “Актай“ агрофирмалары  игенчеләре, фермер хуҗалыклары да керештеләр. Районда бөртекле культуралар 36700 гектардан артык мәйдан били. Уракның беренче көннәрендә 600 гектарга якын уҗым бодае чабып алынган, мең тоннага якын яңа уңыш бодае суктырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев