Трудолюбово җирлегендә ел бурычлары уңышлы үтәлгән
Соңгы яңалыклар

Трудолюбово җирлегендә ел бурычлары уңышлы үтәлгән

Җирлек башлыгы Светлана Тарасова башкарылган эшләр турындагы хисап чыгышын район җитәкчелегенә һәм авыл халкына бурычларны үтәүдә активлык күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерүдән башлады.

Җирлекнең сигез торак пунктында 474 кеше теркәлгән, асылда 394 кеше яши, йортлар саны – 227.

2025 елда 1 бала туган, 7 кеше үлгән. Халык саны 9 кешегә кимегән.

Светлана Тарасова авыл халкының хәлиткеч булган су белән тәэмин итү һәм урамнарны яктырту проблемаларын билгеләп үтте. Хәрби хезмәткәрләрнең һәм СВО катнашучыларының гаиләләренә аерым игътибар бирелде.

– Аларның барлык сораулары һәм үтенечләре турыдан-туры алар катнашында тиз арада хәл ителә, – дип ассызыклады җирлек башлыгы.

Төп мәсьәләләрнең берсе – торак пунктларны төзекләндерү. Бер ел эчендә муниципалитет территорияләрен, һәйкәлләрне, мәдәният һәм сәламәтлек саклау учреждениеләре янындагы участокларны, ишегалды зоналарын тәртипкә китергәннәр. Трудолюбово һәм Котловка бистәләрендә эчәргә яраклы су колонкалары тирәсендәге коймаларны яңартканнар.

Җирлек башлыгы Алга, Трудолюбово авылларында яшәүчеләргә рәхмәт сүзләрен җиткерде, алар Алга авылындагы чишмәне төзекләндерүгә һәм зират территориясен киңәйтүгә акча җыйганнар, аны яңа койма белән әйләндереп алганнар, инвентарь өчен яңа хуҗалык корылмасы төзегәннәр.

Трудолюбово һәм Котловка авылларында район җитәкчелеге ярдәме белән су белән тәэмин итү яхшырган: яңа су башнясы урнаштырылган. Культура авылында су башнясындагы насосларны алыштырганнар.

Район хакимиятенең ярдәме белән Трудолюбово авыл җирлеге 2 миллион сумлык грант откан. Бу грант трактор өчен кирәкле тагылма җиһазлар: чапкыч, арба, КУН, тәгәрмәч, шулай ук янгын сүндерү һәм су ташу өчен савыт сатып алуга юнәлдереләчәк.

Территориядә ике агрофирма эшли: «Молко» ҖЧҖ һәм «Аксу Агро». Авылларның киләчәге – инвесторлар белән партнерлыкта.

2025 ел хисап сессиясендә куелган барлык бурычлар да үтәлгән: үзара салым акчасына эшләр башкарылган, Трудолюбово һәм Котловка авылларында су җыю башняларын алыштыру.

2026 елга билгеләнгән бурычлар: Трудолюбово авылындагы суүткәргеч трассасы өчен полиэтилен торбалар сатып алырга; Трудолюбово авылындагы хакимият, мәдәният һәм китапханә биналарына капиталь ремонт ясау; башкарма комитет бинасында, мәдәният йортында һәм китапханәдә искергән җылыту торбаларын алыштыру. Шулай ук торак пунктларны төзекләндерү эшләре дә планлаштырылган.


Нет комментариев