ТРның иң яхшы тренерлары арасында билгеләп үтелде
Соңгы яңалыклар

ТРның иң яхшы тренерлары арасында билгеләп үтелде

Район спорт мәктәбенең хоккей буенча тренеры Нияз Хисмәтов «Спорт мәктәбенең иң яхшы тренеры – 2020» республика смотр-конкурсында икенче призер булды.

Смотр-конкурста Татарстанның 55 спорт учреждениесеннән 97 тренер катнашты.

Нияз Хисмәтов «Спортның команда уен төрләрендә осталык һәм камиллек» номинациясендә 2 урынны алды.

Тренерга уңышларга ирешүдә яшь хоккейчылар белән нәтиҗәле эшләү ярдәм иткән. Нияз Хисмәтов тәрбияләнүчеләре зональ һәм республика дәрәҗәсендәге ярышларда лаеклы нәтиҗәләр күрсәтәләр.

 

Фото


Нет комментариев