Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Тормышны тагын да ямьлерәк итәләр

“Игелекле эш” активистлары приютта тәрбияләнүчеләр өчен чын бәйрәм оештырдылар.

“Игелекле эш” төбәк иҗтимаги оешмасы җитәкчесе Иван Курапов үзенең командасы белән балаларга тулы экипировка белән футбол формаларын алып килде. Пакетларны ачуга спорт киемнәрен күргән балаларның күзләрендәге  очкынны, чиксез сөенечне сүзләр белән генә әйтеп биреп булмый.

Профессиональ спорт бренды фирмасы тарафыннан һәр тәрбияләнүче өчен һәркайсының  үлчәме буенча футболкалар, шорталар, балтыр кунычлары һәм аяк киемнәре тегелгән (барлыгы 31 комплект). Балалар шунда ук формаларны киеп тә карадылар.

“Игелекле эш” активистлары балаларга бүләкләр генә өләшеп калмыйча, алар өчен бәйрәм оештырулары белән дә аерылып торалар. Өч ел рәттән “Игелекле эш” ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар өчен зур күләмле “Кыш бабайга хат” яңа ел хәйрия акциясен оештырдылар.

Анда һәр балага ул Кыш бабайдан сораган бүләкләрне тапшырдылар – курчактан алып айфонга кадәр. Ә бу көннәрдә Иван Курапов командасы “Без – киләчәк чемпионнары” программасы кысаларында балаларга футбол бәйрәме оештырдылар.

Футбол темасының приютта актуальлеген югалтмавын да билгеләп үтәсе килә. Монда өлкән тәрбияләнүчеләр үзләренең бүлмәләрендә  үзенчәлекле ФАН-зона оештырганнар. Хәзер аның яңа экспонатлар белән тулыланачагына ышаныч зур.

Яңа формаларга киенгән балалар мәйданга ашыктылар. Монда “Игелекле эш” активистлары, балаларны командаларга бүлеп, футбол турниры уздырдылар.

Әйе,  комментатор  һәм хөкемдар, тренерлар, көч биреп торган җанатарлар катнашкан чын футбол турниры иде ул. “Чемпионнар” командасы “Без чемпионнар” матчы җиңүчесе һәм шул ук исемдәге Кубок, алтын бүләкләр иясе булды.

– “Без чемпионнар” – бу балалар һәм яшүсмерләр белән эш итүгә юнәлдерелгән яхшыртылган программа, – дип белдерде Иван Курапов. – Без спорт көнен уздырабыз, анда балалар төрле спорт төрләрендә көч сынаша, картинг буенча турнирлар, команда эстафеталары уза.

Футбол һәр яшь төркеменең дә яраткан уены. Аннан тыш, футбол кызыклы спорт төре, ул – командада бердәм эш итүгә юнәлдерелгән. Ә безнең төп бурыч – ул, әлбәттә инде, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау.

“Игелекле эш” волонтерлар һәм иптәшләрнең бердәм инициативасы һәм катнашында булдырылган. Бу бары тик инструмент кына, аның ярдәмендә һәр теләүче кеше ярдәм таләп ителгән һәр кешенең тормышында актив катнаша ала.

Кешеләрне берләштереп, без партнерлар һәм дуслар белән, шулай ук балалар язмышына битараф булмаган кешеләр белән аларның тормышларын яхшыртабыз”, дип хәбәр ителә әлеге Төбәк иҗтимаги оешманың рәсми сайтында. Һәм “Игелекле эш” моны бик әйбәт гамәлгә ашыра.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев