Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

"Тоннель" операциясе: ике сәгать эчендә 14 кагыйдә бозучы 

Аксубай районы юлларында чираттагы рейд юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларны ачыклады.

Рейд узган ике сәгать эчендә дәүләт автоинспекторлары участок полиция хезмәткәрләре белән берлектә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларга 14 административ беркетмә төзегән. Биш машина йөртүче юл билгесе таләпләрен бозган, алтысы – иминият полисына язылмаган, икесе – техник яктан төзек булмаган автомобиль белән идарә иткән, берсе рульгә документларсыз утырган. 

erid: 2Vtzqw6pLty

– Профилактик рейдлар машина йөртүчеләрне тәртипкә салырга мөмкинлек бирә һәм юлларда җитдирәк тәртип бозуларны булдырмый калырга ярдәм итә, – дип шәрехләде Аксубай районының ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Нияз Гыймалетдинов. – Ничек кенә ашыксагыз да, машиналарның төзеклеген, документларның булуын тикшерегез һәм юл билгеләренең уяулык таләп ителә торган урыннарда урнашуын онытмагыз. Игътибарлы һәм сак булыгыз, исегездә тотыгыз, сезне өйдә көтәләр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев