Соңгы яңалыклар

«Тоннель» операциясе 

Бүген Аксубайда «Тоннель» операциясе уза.

Ул иртәнге сәгать 7:00дән 9:00 сәгатькә кадәр Октябрь-Мазилин урамнары чатында оештырыла.

Аның максаты – район юлларындагы хәлне һәм аварияләрне тотрыкландыру, юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү дәрәҗәсен арттыру. 

Аксубай ЮХИДИ бүлеге машина йөртүчеләрдән һәм җәяүлеләрдән аңлап якын килүне сорый һәм китерелгән уңайсызлыклар өчен алдан ук гафу үтенә.


Нет комментариев