Эпидемия башланган алып республикада коронавирус инфекциясенең 6591 очрагы теркәлгән.
Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 27 яңа очрагы ачыкланган. Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстандагы идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.
«Узган тәүлектә республикада 28 кеше яңа коронавирус инфекциясе йоктырды. Шул рәвешле, Татарстанда әлеге авыруны эләктергән кешеләр саны 6 591гә җитте», - дип хәбәр итте спикер.
Авдонина сүзләренчә, узган тәүлектә коронавируска 5 мең 325 ПЦР-тест үткәрелгән. Авырулар белән аралашкан 863 пациент табиблар күзәтүендә кала.
ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков узган тәүлектә республикада 37 кешенең коронавирустан терелүен әйтте.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Нет комментариев