ТР Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсе мәгълүматларына караганда, республика территориясендә кош гриппын йоктыру очраклары барлыкка килгән.
Инфекциянең куркыныч учаклары Апас, Чүпрәле, Кайбыч, Тәтеш һәм Кама Тамагы районнарында ачыкланган.
ТР баш ветеринария инспекторы боерыкнамәсе буенча, Татарстан территориясендә йорт кошларын сату тыелган, профилактика чараларын көчәйтү мөһим. Бу турыда тулырак гәзитнең киләсе санында укый аласыз.
Нет комментариев