Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Татарстанда Җиңү көне парадын күчерү мәсьәләсе әлегә каралмый

“Көн тәртибендә актуаль сораулар арасында мондый мәсьәлә тормый”, - дип белдерде Лилия Галимова.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган 9 Май парадын күчерү мәсьәләсе әлегә каралмый. Бу хакта онлайн брифингта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

“Әлегә көн тәртибендә мондый сорау тормый”, - дип белдерде ул.

Лилия Галимова әйтүенчә, киләсе атнадан производстволар эшли башлавы да изоляция ничек үтәлүгә бәйле булачак. “Изоляцияне үтәү буенча дисциплина кирәк, шуңа күрә смс-рөхсәт алу тәртибе кертелде дә инде. Кызганыч, изоляцияне үтәүдә ваемсызлар да бар”, - диде ул.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев