Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Совет һәм башкарма комитет бинасын төзиләр

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты боерыгы белән 2018 елга муниципаль берәмлекләр җирлекләре башкарма комитетлары (Советлары) объектларын төзү исемлеге расланган. “ТР инвестиция-төзелеш баш идарәсе“ ДКУ (ИТБИ РТ) сайтында хәбәр ителгәнчә, гомуми финанслау лимиты 42 070, 59 сумны тәшкил иткән. Бүгенгесе көндә эшләр республиканың 10 объектында алып барыла.

Программага безнең районның Урмандеево муниципаль берәмлеге башкарма комитеты бинасын төзү дә кертелгән. Монда эшләр бара инде. Бүгенгесе көнгә бина үзенең тышкы кыяфәтенә керә башлады – диварлар төзелгән, түбәсе ябылган, тәрәзәләре, ишекләре урнаштырылган.

– Бинада проект буенча 4 бүлмә, санузел, котельня ясау планлаштырылган. Шулай ук монда иркен вестибюль һәм тышкы салкын тамбур булачак, – дип бүлеште инфраструктур үсеш буенча бүлек җитәкчесе Илсур Хәмидуллин. – “Уңайлы мохит“ программасы кысаларында керү юлы пандус белән җиһазландырылачак. Бина төзүне подрядчик Хәмит Зәйдуллин алып бара.

Урмандеево авыл җирлеге советы һәм башкарма комитеты бүген Савгач авылында административ территория буенча җирлек составына кергән, 1982 елда төзелгән бинада урнашкан.

– Урмандеевода яңа бина төзелә, төзелеш этаплары белән без бик канәгать, – дип сөйли Урмандеево авыл җирлеге башлыгы Валерий Николаев. – Бу муниципаль берәмлекләр Советлары биналарын төзү программасы буенча районда төзелгән беренче бина. Һәм нәкъ менә безне сайлап алуларына без бик шат.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев