Соңгы тәүлектә Татарстанда коронавирусның 33 яңа очрагы ачыкланган
Соңгы яңалыклар

Соңгы тәүлектә Татарстанда коронавирусның 33 яңа очрагы ачыкланган

20 кешене хастаханәгә салганнар, 13 кеше өйдә дәвалана

 Бүген Татарстанда коронавирусның 33 яңа очрагы ачыкланган, шуның икесе — читтән кертелгән, 31 очрак — авыру белән элемтә аркасында йоккан. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

20 кешене хастаханәгә салганнар, 13 кеше өйдә дәвалана.

Яшь категорияләре буенча: 18 яшькә кадәр — ике, 18 яшьтән 30 яшькә кадәр — 2, 30 яшьтән 50 яшькә кадәр — 11, 50 яшьтән 60 яшькә кадәр — 8, 60 яшьтән 70 яшькә кадәр — 6, 70 яшьтән 80 яшькә кадәр — 4 кеше авырган. 80 яшьтән өлкәнрәкләр арасында авыручылар теркәлмәгән.

Казанда — 18, Яр Чаллыда — 2, Арчада — 2, Югары Осланда — 2, Тукай районында — 2, Биектау, Бөгелмә, Алабуга, Лаеш, Түбән Кама, Питрәч, Сарманда авыруның берәр очрагы ачыкланган.

27 июльгә Татарстанда COVID-19 ның барлыгы 5469 очрагы билгеле. Инфекцияне кичереп, 4324 кеше савыккан, шул исәптән узган тәүлектә 30 кеше.

Чыганак: tatar-inform.tatar

фото Владимир Васильев


Нет комментариев