Соңгы яңалыклар

Россия тагын өч ил белән авиаэлемтәне яңадан башлый

Шул хактагы карарны Хөкүмәт Рәисе Михаил Мишустин имзалаган.

Россия Мисыр, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре һәм Мальдив Республикасы белән авиаэлемтәне яңадан башлый. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Министрлар Кабинетына сылтама белән хәбәр итә.

«Хөкүмәт Рәисе Михаил Мишустин Мисыр (Каһирә, атнасына өч рейс); Берләшкән Гарәп Әмирлекләре (Дубай, атнасына ике рейс) һәм Мальдив Республикасы (Велана аэропорты, атнасына ике рейс) белән, үзара килешү нигезендә, халыкара авиаэлемтәне яңадан башлау турындагы карарны имзалады», - диелә хәбәрдә.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar


Нет комментариев