Соңгы яңалыклар

Россия Әфганстанга гуманитар ярдәм җибәрәчәк

Тәһранда узган очрашуда Россия Тышкы эшләр министры медикаментлар, азык-төлек һәм беренче чиратта кирәкле товарлар кергән гуманитар ярдәм җибәреләчәген әйтте.

Россия Әфганстанга медикаментлар, азык-төлек һәм беренче чиратта кирәкле товарлар кергән гуманитар ярдәм партиясен җибәрергә ниятли, дип белдерде Россия Тышкы эшләр министры Сергей Лавров. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

«Озакламый әфган партнерларына азык-төлек, медикаментлар һәм беренче кирәкле товарлардан торган гуманитар ярдәм партиясен җибәрергә җыенабыз», - дип хәбәр итте министр Тәһранда узган Әфганстан күршеләре (Россия, Кытай, Иран, Пакистан, Таҗикстан, Төрекмәнстан, Үзбәкстан) белән очрашуда. 

 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar


Нет комментариев