Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Район энергетикасы: эштә ышанычлылык һәм инновацияләр

Аксубай РЭСында Энергетиклар көне уңаеннан бәйрәм чарасы узды.

Предприятиенең актлар залында электр челтәрләре коллективы җыелды. Залда тантаналы мохит хөкем сөрде.

Энергетикларны һөнәри бәйрәмнәре белән котларга республика ведомстволары һәм район җитәкчелеге вәкилләре килде. Предприятие хезмәткәрләренә ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Дмитрий Гуськов мөрәҗәгать итте.

– Соңгы вакытта электр энергиясе, нефтьне узып, беренче планга чыга, – дип билгеләп үтте чыгыш ясаучы. – Дөньякүләм планда аңа аеруча басым ясала. Республика һәм ил үсеше өчен сезнең энергиягез, уртак эшкә керткән өлешегез бик мөһим. Күп көч салган хезмәтегез һәм фидакарьлегегез өчен зур рәхмәт!

Хезмәттәшләренең бердәм алкышлары астында Дмитрий Гуськов «Сетевая компания» АҖнең Мактау грамоталарын Аксубай РЭСының җитештерү-техник төркеме җитәкчесе Игорь Капитоновка, оператив төркемнең 2 категорияле инженеры Александр Мясниковка, оператив төркемнең 5 разрядлы оператив-күчмә бригадасы электромонтеры Рәфис Сәлаховка тапшырды.

РЭС мастеры Игорь Пименовка «Иң яхшы остаз» исеме бирелде.

Җыелучыларны район башлыгы Алмаз Мингулов сәламләде.

– Энергетика көне елның иң кыска көнендә билгеләп үтелә, – диде ул. – Аксубай энергетиклары – югары профессионаллар, дип ышанып әйтә алам. Бу аларның эшләреннән күренә. Республика ведомстволарына район үсешен тәэмин итүче программалар, проектлар өчен рәхмәт белдерәсем килә. Район башлыгы Челтәр компаниясе җитәкчелегенә социаль юнәлешле карашлары, Аксубай РЭСына ярдәм итүләре һәм махсус хәрби операциягә волонтерлык ярдәме күрсәтүдә үзара хезмәттәшлек өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Район җитәкчесе намуслы хезмәте һәм Татарстан Республикасы ягулык-энергетика комплексын үстерүгә керткән зур шәхси өлеше өчен 5 разрядлы оператив-күчмә бригада электромонтеры Антон Убейкинга Мактау грамотасы, хезмәт урыннарын җыештыручы Ольга Капитоновага Рәхмәт хаты тапшырды.

Аксубай энергетикларын һөнәри бәйрәмнәре белән «Челтәр компаниясе – Чистай электр челтәрләре» АҖ филиалы директоры вазыйфаларын башкаручы Илгиз Фәрраев котлады. Ул билгеләп үткәнчә, предприятиедә эш төгәл җайга салынган, ә кулланучылар энергиянең өзлексез бирелүенә шундый ияләнгәннәр ки, хәтта минималь өзеклекләрне дә кабул итмиләр.

Ул бүлү челтәрләрен эксплуатацияләү буенча 5 разрядлы электромонтерлар Алексей Глухов һәм Алексей Ярославлевка, шулай ук Аксубай РЭС хезмәтләрен теркәү буенча 4 разрядлы контролер Ләйсән Исламовага Чистай электр челтәрләренең мактау грамоталарын тапшырды. Аксубай РЭС хезмәтләрен гамәлгә ашыру төркеменең 3 разрядлы контролеры Андрей Рожнов филиалның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

«Чистай электр челтәрләре» челтәр компаниясенең казанышлары турында бүлү челтәрләре буенча баш инженер урынбасары Марат Сруретдинов сөйләде. Үз чыгышында ул Аксубай РЭС коллективының уңышларына да тукталды, хезмәттәшләренең югары һөнәри осталыгын һәм предприятиенең эшкә интеллектуаль якын килү аркасында даими үсештә булуын билгеләп үтте.

Кунаклар белгечләрнең эше белән танышып, моңа инана алдылар.

– Монда чын Кулибиннар! – дип билгеләп үттеләр алар уку бүлмәсендә булганнан соң. – РЭС хезмәткәрләре үз эшләрендә техник яңалыклар булдыруда күп казанышларга ирешкәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев