Аксубай яңалыклары

Аксубай районы "Авыл таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Радик Сабировны кече ватанында, Аксубай районында җирләделәр

Татарстанның бүгенге журналистлар җәмәгатьчелеге талантлы журналист, “Шәһри Казан” газетасының баш мөхәррире Радик Сабиров белән хушлашты.

Аны кече ватанында, Аксубай районының Яңа Үзи авылында җирләделәр.

Хушлашу мәрасиме Казанда, “Татмедиа” агентлыгы бинасында узды.

Аннан соң Аксубай бистәсендә мәрхүмнең әти-әнисе йорты янында хушлашу булды.

Дустын, хезмәттәшен, якташын соңгы юлга озатырга аның кече ватанына дистәләгән кеше килде.

Матәм тантанасында Аксубай районы башлыгы Алмаз Мингулов катнашты. Ул якташы белән үзара мөнәсәбәтләр турында җылы фикерләр әйтте:

– Рәшит Сәлих улы һәм Алсу Рәхимҗан кызы сезнең олы кайгыгызны уртаклашабыз, безнең өчен бу зур югалту. Радик Рәшит улы белән без якташлык мәсьәләләре буенча еш аралаштык, ул үз идеяләре, проектлары белән уртаклашты.

“Татмедиа” җитәкчелеге, Татарстанның барлык журналистлар берлеге, “Шәһри Казан” газетасы коллективы исеменнән мәрхүмнең туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын “Шәһри Казан” газетасы мөхәррире урынбасары Илдар Габидуллин уртаклашты. Ул Радик Сабиров җитәкчелегендә газетаның икенче сулыш алуын, яңа дәрәҗәгә күтәрелүен билгеләп үтте.

– Кичә генә без аның белән санны биткә салдык, фотолар сайладык, бу сан аның өчен соңгысы булыр дип уйламадык, – диде мәрхүмнең хезмәттәше.

– Аларның балачагы Түбән Татар Майнысы авылында узды. Радик яңа төзелгән мәктәпнең беренче чыгарылыш укучыларыннан берсе булды. Аны алтын медальгә тәмамлады. Күптән түгел без балалар мөселман Сабан туен үткәрдек. Радик, башка җиргә чакырылу булуга карамастан, безгә килергә вакыт тапты, – дип сөйләде Түбән Татар Майнысы мәктәбе директоры Рафик Насыйров.

Радик Сабиров эшен яратты, әти-әнисенә хөрмәт белән карады, һәр ял саен диярлек Аксубайга кайтып йөрде, кызларын бик яратты, алар өчен бөтен җанын бирде – буш вакытының һәр минутында балалары белән булырга тырышты, алар белән горурланды.

Радик Сабировны хезмәттәшләре аның “Шәһри Казан” газетасын чын халык газетасына әйләндергәне, көннең иң актуаль темаларын күтәргәне, янгыннан зыян күрүчеләр, авыру балалар, мохтаҗлар турында мәкаләләр бастырып чыгарган һөнәр иясе буларак кына түгел, ә зур хәрефле кеше буларак та хөрмәт иттеләр. Аны намуслылыгы, әдәплелеге, ярдәмчеллеге өчен кадерләделәр. Ул эше белән яшәде, хезмәткәрләр ял көннәрендә ял итәргә тиеш дип, ял көннәрендә дә, бәйрәмнәрдә дә эш кабинетыннан постлар бастырып, көне-төне хезмәт куйды. Ул башкача яши алмады.

Хезмәттәшләре Радик Сабиров турындагы истәлекләре белән уртаклаштылар.

“Яшел Үзән” газетасының баш мөхәррире Илсия Садыйкова:

– Радик дус була белде. Без бик күп яңалыкларны “Шәһри Казан” социаль челтәрләреннән генә түгел, ә аның шәхси аккаунтларында статусларында укучылары белән уртаклашуы аша да белдек. Ул мәгълүматны укучыларга беренчеләрдән булып, аңлаешлы, гади тел белән җиткерә иде. Хаклыкны әйтергә дә, сораулар бирергә дә курыкмады. Ул үз фикере булган кеше иде. Журналистика аның өчен гади һөнәр генә түгел, ә күңел биргән эше иде. Эше өчен җан атты.

“Теләче-информ” филиалы җитәкчесе Ленар Хуҗин:

– Бүген иртән безгә кайгылы хәбәр килеп иреште: Радик Рәшит улы Сабиров вафат булды, хәтта ышанып та булмый. Без бер системада, бер командада эшләдек, һәм без баш бүлеккә килгәндә, бер тапкыр да Радикны очратмыйча калмадык, ул яхшы күңелле, ярдәмчел, тәрбияле, ачык йөзле, һәрвакыт аралашу өчен рәхәт булган кеше иде. Ул үз эшен бик яратты, үз эшенең кадерен белә иде. Аның социаль челтәрләрен күзәтеп бардым: вакыт соң, 22.00-23.00, ә Радик эштә. Бүген без яхшы һәм кадерле дустыбызны, коллегабызны югалттык.

“Югары Ослан-медиа” филиалының веб-мөхәррире Диана Сәлихҗанова:

– Ул безнең өчен дус, терәк булды, һәрвакыт киңәшләрен бирә, дөрес юнәлеш күрсәтә иде. Мин аның сабырлыгына, йомшаклыгына, кызларына һәм әти-әнисенә булган илаһи мәхәббәтенә һәрвакыт сокландым. Ул беркайчан да үзен башкалардан өстен тотмады, гади һәм ышанычлы иде. Синең минем тормышымда булганың өчен рәхмәт, кадерле дустым, Радик.

"Аксубай-информ" филиалы коллективы да Рәшит Сәлих улы һәм Алсу Рәхимҗан кызы Сабировларның, мәрхүмнең туганнарының, якыннарының тирән кайгысын уртаклаша һәм сабырлык тели. Радик Рәшит улының урыны җәннәттә, авыр туфрагы җиңел булсын.

Ирина Гордеева фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев