Полиция хезмәткәре ялга чыккан булса да гражданиннан вакыйгалар турындагы телдән яки язмача гаризаларны һәм хәбәрләрне, башка мәгълүматларны кабул итәргә тиеш.
Җинаятьләр турындагы гаризалар гаебне тануны да үз эченә ала, икенче төрле әйткәндә, гражданинның хокук саклау органнары хезмәткәрләренә кылынган яки аның өчен җинаять җәзасы билгеләнгән гамәле турындагы ирекле гаризасы.
Полиция хезмәткәре теләсә кайсы урында, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында хәбәрне кабул итеп, җинаять яки канун бозу турында кизү бүлегенә хәбәр итә.
– Полиция хезмәткәре эш бүлмәсендәме ул, үзенә ышандырылган участоктамы яки башка шәһәргә киткәнме, 24 сәгать буенча үз вазифасын башкарырга тиеш. Үзенә карата кылынган җинаять яки канун бозу турындагы гаризаны кеше, үзенә карата кылынган канунга каршы гамәлләрнең кайда кылынуына, яшәү урыны яки
пропискага бәйсез рәвештә, теләсә кайсы бүлектә тапшыра ала, – дип аңлатма бирә Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлегенең штаб җитәкчесе полиция подполковнигы Любовь Турлукова. – Алай гына да түгел. Әйтик, кеше Казанда ашыгып таксига утырган һәм кесәсендәге акча янчыгының югалуын юлда гына ачыклаган икән – ул Аксубайга кайтуга ук полициягә мөрәҗәгать итә ала, гариза кабул ителәчәк.
РФ ЭЭМ боерыгы буенча, эчке эшләр органнары гражданнардан, иҗтимаги формированиеләрдән, шулай ук учреждениеләрдән, предприятиеләрдән, оешмалардан һәм урындагы затлардан эчке эшләр органнарыннан тикшерү гамәлләрен таләп итүче теләсә нинди кылынган яки кылыначак җинаятьләр яки
вакыйгалар турындагы телдән яки язмача гаризаларны, шулай ук һәлакәтләр, кешеләр белән килеп чыккан гадәттән тыш хәлләр, эпизоотияләр, янгыннар, кешеләрнең хәбәрсез югалуы, ярдәмгә мохтаҗ гражданнарга тап булу, табигый һәлакәтләр һәм башка тәртип саклауга бәйле вакыйгалар турындагы хәбәрләрне кабул итәргә бурычлы.
Эчке эшләр органнарының җинаятьләр яки вакыйгалар турындагы гаризаларны, хәбәрләрне яки башка мәгълүматларны хәбәр ителгән мәгълүматларның җитәрлек дәрәҗәдә булмавын сылтау итеп кабул итмичә калырга хокуклары юк.
Әмма шуның белән бергә мәгълүмат ялган булырга тиеш түгел, моның өчен административ, шулай ук җинаять җаваплылыгы каралган. Гаризаларны яки хәбәрләрне кабул иткәндә кизү бүлеге хезмәткәре гариза тапшыручыга талон-белдерү кәгазе бирергә, шулай ук тапшырылган гаризаны яки хәбәрне теркәү вакытын һәм теркәү номерын хәбәр итәргә тиеш.
– Җинаять турындагы гариза яки хәбәр буенча гариза тапшырылганнан соң 3 тәүлектән дә артмаган срокта, ә аерым очракларда 10 тәүлектән дә артмаган срокта процессуаль карар кабул ителергә тиеш.
Әгәр кизү бүлегендә гаризаны кабул итүдән баш тарталар яки гаризаны тапшыруга каршылык күрсәтәләр икән – хезмәткәрнең битарафлык күрсәтүенә (йогынты ясамавына) ризасызлык белдереп, бүлек җитәкчелегенә яки прокуратурага мөрәҗәгать итәргә яки 8 (843) 291-20-02 номеры буенча ЭЭМның ТР буенча ышаныч телефонына шалтыратырга.
Гариза тапшыручының эчке органнар хезмәткәрләренең җинаятьләр һәм башка вакыйгалар турындагы гаризаларны, хәбәрләрне кабул итү һәм карау белән бәйле гамәлләренә кагылышлы Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлеге җитәкчесенә, шулай ук югары дәрәҗәдәге эчке эшләр органнарына, прокуратурага яки башка компетентлы учреждениеләргә шикаять бирергә хокукы бар, – дип аңлатты подполковник Любовь Турлукова.
Нет комментариев