Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Печоринның мыегы бармы?

Район үзәгенең үзәк китапханәсендә кабат «Китап укучылар ярышы» дип исемләнгән әдәби уен узды.

Китапханә хезмәткәре Анна Бикмуллина тарафыннан эчтәлекле программа әзерләнгән: ул рус классик язучылары һәм шагыйрьләренә, алар иҗат иткән әсәрләргә кагылышлы әдәби викториналарга, блиц-сорауларга бай иде. 

Җыелган балалар парларга бүленделәр һәм көрәш башланды. Катнашучыларга кыскача биографиясе буенча язучының исемен атарга яки кыска эчтәлеге буенча әсәрнең исемен билгеләргә, аның жанрын ачыкларга тәкъдим ителде. Әдәби интеллектуаллар «Крокодил» уенында теге яки бу персонажны билгеләп, үзара дискуссияләр алып бардылар. 

– Мин бу уенда бик теләп катнаштым һәм кайбер әсәрләрне тагын бер тапкыр укырга кирәклеген аңладым. Печоринның мыегы булганмы-юкмы, Пастернакның исеме Борисмы-түгелме икәнен хәтерләп кара- дип сөйли көрәштә катнашучы Светлана. 

Бу әдәби чарага килгән егетләр һәм кызлар бик күп уңай эмоцияләр алдылар. Һәм, иң мөһиме, вакытны күңелле һәм файдалы итеп үткәрделәр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев