Оныкчыкларына куанып яши
Хезмәт ветераны Елизавета Мокина 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Гаилә хуҗабикәсенең истәлекле туган көне уңаеннан якыннары күңелле, якты бәйрәм оештырдылар. Тантанага барлык туган-тумача җыелды, өй котлаулардан, җылы теләкләрдән гөрләп торды. Ветеранны район җитәкчелеге исеменнән истәлекле туган көне белән тәбрикләргә рәсми кунаклар килде.
– Хөрмәтле Елизавета Никитична, сез, барлык өлкән буын вәкилләре кебек үк, авыр тормыш юлы узгансыз, ил өчен иң авыр елларны кичергәнсез, матур киләчәккә өмет белән Ватанга хезмәт иткәнсез, – дип мөрәҗәгать итте аңа район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сергей Александров. – Фидакарь хезмәтегез өчен рәхмәт сүзләрен кабул итегез! Чын күңелдән сезне 90 яшьлек юбилеегыз белән котлыйм, озын гомер, сәламәтлек, бәхет, иминлек телим.
Ул район башлыгының бәйрәм юлламасын укыды, балалары, оныклары һәм оныкчыкларының алкышлары астында аңа чәчәк бәйләме, бүләкләр һәм күчтәнәчләр тапшырды.
Юбилярны Аксубай бистәсе башлыгы урынбасары Алмаз Бакиров чын күңелдән котлады.
Бу гаиләдә Елизавета Никитичнага аерым бер мәхәббәт белән карыйлар. Аның авыр язмышы, яшьли кичергән тормыш авырлыклары турында хәтта оныклары Һәм оныкчыклары да белә (бу һәр гаиләдә дә булмый). Кунакларга зур әнисенең тормыш юлы турында оныгының кызы Ксения сөйләде.
Елизавета Никитична Яңа Баланда авылында туып үскән. Аңа алты яшь булганда, әтисен фронтка алалар. Аңа сугыштан әйләнеп кайут насыйп булмый, гаиләгә бик авырга туры килә. Елизавета дүрт балалы гаиләдә өлкәне була. Олы апа буларак, кечеләрен кайгырту аның җилкәсенә төшә. Елизавета кечкенәдән үк әнисенә хуҗалыкта булышып, колхоз эшләрендә катнашып үсә. Авыр хезмәттән курыкмый.
Буй җиткәч авыл егете Арсентий Филлипович Мокиннан яучыны кабул итә. Ул кыздан дүрт яшькә олырак була. Еллар уза тора, гаилә ишәя. Ирле-хатынлы Мокиннар дүрт кыз һәм бер малайга гомер бүләк итәләр. Алар 58 ел бергә яшиләр. Ире бакыйлыкка күчкән.
Онык-оныкчыклары – аларның нәсел дәвамчылары. Алар барысы да яраткан әбиләренең юбилеенда катнаштылар.
– Безнең зур әниебезнең балачагы, яшьлеге һәм бөтен гомере хезмәттә узган, – дип билгеләп үтте оныкчыгы Ксения.
Җитмешенче елларда гаилә Аксубайга күчеп килә. Монда кече кызлары дөньяга килә. Гаилә башлыгы нефть разведкасында эшләгән, күп балалы әни район үзәгенең төрле оешмаларында хезмәт куйган, район элемтә үзәендә эшләп, пенсиягә чыккан. Бүген ул кече кызының гаиләсе белән яши. Ветеран балалары, оныклары, оныкчыклары тарафыннан кадер-хөрмәттә яши һәм шуның белән бәхетле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев