Өч яклы килешү
Үткән атнада рәсми шартларда РФ Дәүләт Думасында “Бердәм Россия“ фракциясе депутатларының, ТР Дәүләт Советы һәм Аксубай муниципаль районының социаль-икътисади һәм мәдәни үсеш мәсьәләләре буенча вәкиллек органының үзара хезмәттәшлеге турында килешү кабул ителде.
Килешү кануннар чыгару эшчәнлегендә якларның үзара хезмәттәшлегенә, хакимият органнарының үзара хезмәттәшлегенә һәм башкаларга кагыла. Килешүгә РФ Дәүләт Думасында “Бердәм Россия“ фракциясе депутаты Айрат Хәйруллин кул куйды.
Партактив алдыннан әлеге килешүгә ТР Дәүләт советы “Бердәм Россия“ фракциясе депутаты Шамил Яһудин һәм Аксубай муниципаль районы вәкиллек органы “Бердәм Россия“ фракциясе җитәкчесе Илшат Заһидуллин кул куйдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев