Ниятләгәннәрне тормышка ашырырга
Соңгы яңалыклар

Ниятләгәннәрне тормышка ашырырга

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында эшләрен яңа башлаучы фермерларга ярдәм йөзеннән максатлы программа буенча бәйге үтте.

Безнең районны 3 катнашучы тәкъдим итте. Болар Сергей Щекин, Владимир Баландов һәм Фәрит Аюповның фермер хуҗалыклары. Алар өчесе дә бәйгене уңышлы үттеләр. Үзләренең проектларын яклап, 3 миллион сум күләмендә ике грант һәм 1,5 миллион сум күләмендә бер грант оттылар.

Дәүләт грантлары ярдәмендә яшь фермерлар уй-ниятләрен тормышка ашыра алачак. Бизнес-план буенча, фермерлар Сергей Щекин һәм Владимир Баландов сөтчелек фермасын төзиячәкләр, Фәрит Аюпов грантны игенчелек тармагын җәелдерүдә кулланачак.

Фото
 


Нет комментариев