Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Никита Ереванны яулады

Татарстан Республикасы җыелма командасы Әрмәнстан башкаласы Ереванда узган бадминтон буенча уку-шөгыльләнү җыеннарында катнашты.

Россия, Грузия һәм Әрманстаннан спортчылар катнашкан чара Европа бадминтон конфедерациясе ярдәме белән уздырылды. Татарстан җыелма командасы ярышларда Россияне тәкъдим итте.

Владислав Мулеевта күнекмәләр алган республика җыелма командасы әгъзасы, Никита Мулеев ярышларның финал уеннарында ялгыз категориядә беренче урынны алды.

Тизлек-көч сыйфатларын, тактик-техник әзерлекне яхшыртудан тыш, кояшлы Әрмәнстан белән танышудан Никита онытылмас тәэсирләр алып кайтты. Һәм яшь спортчы сүзләренчә, күп дуслар да тапкан.

Фото Бадминтон федерациясе архивыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев