Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Механизация кызыклы

Һөнәри яраклашу эшләре кысаларында приютта тәрбияләнүчеләр өчен район үзәге оешмалары буенча экскурсияләр оештыралар.

Җитештерү предприятиеләренә аерым игътибар бирәләр. Бу көннәрдә балалар “Восходящая заря“ агрофирмасы филиалының үзәк базасында булдылар.

Анда алар авыл хуҗалыгы техникасын якыннан күрделәр, шундый зур техникалар белән идарә иткән механизаторлар белән таныштылар. Балаларга хәтта кабинада утырып, йөртүчеләр күргән әйләнә-тирәлек белән сокланырга рөхсәт бирделәр.

Аларга шофер һөнәренә кагылышлы барысы да кызыксындыргыч булды. Балалар һәр техникалар детальләре санап куелган складта булдылар һәм мөдир сөйләгәннәрнең барысын да игътибар белән тыңладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев