«Конверттагы» хезмәт хакыннан баш тарт!
Соңгы яңалыклар

«Конверттагы» хезмәт хакыннан баш тарт!

Әгәр дә сезнең эш бирүче белән мөнәсәбәтләр рәсмиләштерелмәгән булса, яисә рәсми хисапта сезнең факттагы хезмәт хакының бер өлеше генә күренә икән – сез хезмәт хакын конвертта түләү практикасының корбаны булдыгыз.

Хезмәт хакын «конвертта» бирүгә ризалашып, эшчеләр үзләрен кагыйдәләрдән тыш тормышка дучар итәләр. Шулай итеп, хезмәткә түләү чыгымнарын киметеп һәм социаль яклау фондына күчерүләрдән читләшеп, оешма җитәкчеләре һәм шәхси эшмәкәрләр үз хезмәткәрләренең социаль якланганлык дәрәҗәсен сизелерлек киметәләр.

Хезмәт хакын «конвертларда» түләүче эш бирүчеләр турында мәгълүматны «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына, шулай ук Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы сайтында һәм Аксубай муниципаль районы икътисад бүлегенең 2-84-87 «кайнар линия» телефоны аша хәбәр итәргә мөмкин.

Үзегезнең киләчәгегез турында кайгыртыгыз!


Нет комментариев