Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Коммерциячел булмаган оешмалар өчен грантлар

Өешмалар Президент грантына дәгъва кыла ала.

Әмма сүз коммерциячел булмаган оешмалар турында гына бара. Бу турыда авыл җирлекләре башлыкларына бу көннәрдә башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илшат Моратшин хәбәр итте.

Бәйгене социаль-билгеләнешкә ия проектларны тормышка ашыруда катнашучы коммерциячел булмаган оешмалар арасында Президент грантлары фонды үткәрә. Бәйгедә төрле юнәлешләр буенча проектлар карала: социаль хезмәт һәм ярдәм күрсәтү, сәламәтлек саклау, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, гаиләгә, хайваннар дөньясын саклау һәм башкалар.

Гаризалар кабул итү http://президентскиегранты.рф интернет порталында шәхси кабинет аша 10 сентябрьгә кадәр дәвам итә. Районда составына авыл җирлекләре башлыклары, мәктәпләр директорлары, авыл мәдәният йортлары хезмәткәрләре һәм информатика укытучылары кергән коммерциячел булмаган оешмаларга проектка ярдәм һәм алып бару буенча эшче төркемнәр ясалган.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев