Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Көмешкәне агу белән сыеклаткан

Яңа Тимошкино авылында яшәүче бер ханымны иминлек таләпләренә туры килмәгән составында спирт булган продукцияне саткан өчен хөкем иткөннәр.

1 апрель көнне ханым билгеләнмәгән заттан алга таба сату максаты белән составында спирт булган бер литр сыекча сатып ала. Ул аны алдан ук өй шартларында җитештерелгән көмешкә белән сыеклата һәм “Тикшерү сатып алуы“ оператив-эзләү чараларын уздыру вакытында аны сатып алучыга ярты литрын 100 сумнан сата.

Эксперт бәяләмәсе буенча, тикшерүгә тәкъдим ителгән сыекча иминлек таләпләренә туры килми. Тәкъдим ителгән сыекча составында азык чималыннан ясалган этил спиртына хас булмаган, ә куллануга яраксыз булган этил спиртына хас агулы микрокатышмалар бар – ацетон, 2-бутанон.

– Тикшерүгә тәкъдим ителгән сыекча ГОСТ таләпләренә җавап бирми, чөнки аның составында чит кисәкчәләр һәм агулы микрокатышмалар бар, – дип белдерде прокурор урынбасары, юстиция киңәшчесе Лариса Гороҗанкина. – Сатучыга 6 мең сумлык штраф бирелде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев