Соңгы яңалыклар

Хөкүмәт халыкка һәм бизнеска ярдәм итү буенча яңа чаралар пакеты әзерли

Мишустин сүзләренә караганда, ул ярдәм чараларын эшләү мәсьәләсендә Путин белән даими элемтәдә тора.

Россия Хөкүмәте коронавирустан зыян күргән халыкка һәм эшмәкәрләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән яңа чаралар пакетын әзерли. Бу хакта РФ Премьер-министры Михаил Мишустин әйтте, дип хәбәр итә РИА Новости.

«Без Президент (Россия) Владимир Путин белән даими рәвештә элемтәдә, тагын нәрсә эшләргә мөмкин булуын исәплибез, уйлыйбыз», — дип сөйләде Мишустин.

Элегрәк «Татар-информ»Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның үз-үзеңне изоляцияләү шартларында бизнеска ярдәм итү чаралары турында үзмәшгульләр белән фикер алышуын хәбәр иткән иде.

 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar


Нет комментариев