Хезмәтләре өчен бүләкләр тапшырылды
Татарстан Республикасы Президенты Боерыгы белән күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм халыкның сәламәтлеген саклау эшенә зур өлеш кертүе өчен «ТАССР төзелүгә 100 ел» медале белән кулланучылар хокукларын яклау һәм кешеләр иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт идарәсенең Татарстан Республикасы буенча Нурлат, Аксубай, Әлки, Чирмешән районнарында территориаль бүлеге баш белгеч-эксперты Андрей Сергеевич Тимирясов бүләкләнде.
Ул шулай ук күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, халыкның сәламәтлеген саклау эшенә зур өлеш кертүе, йогышлы авыруларга каршы көрәштә ирешкән уңышлары өчен һәм санитар-эпидемиология хезмәте оешуга 98 ел тулу уңаеннан Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы белән билгеләп үтелде.
Нәтиҗәле хезмәте һәм актив җәмәгать эшчәнлеге өчен Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты белән “ТР Аксубай муниципаль районы җирлекләре бухгалтериясе” МКУның бухгалтер исәбе бүлеге җитәкчесе Альбина Фәнит кызы Мәтәлиева бүләкләнде.
Күпьеллык намуслы хезмәте һәм Аксубай муниципаль районының социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш кертүе өчен Аксубай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең финанслар һәм мөлкәт белән идарә итү буенча урынбасары Илшат Исмәгыйль улы Моратшинга Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты тапшырылды.
Урман хуҗалыгында намуслы хезмәтләре һәм һөнәри бәйрәм – Урман хуҗалыгы көне уңаеннан участок мастеры Рафыйк Рәшит улы Билалов һәм Айрат Мәүлет улы Җамалиев Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.
Владимир Дмитриевич Львовка, Алена Николаевна Фәтхетдиновга Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы исеменнән Рәхмәт белдерелде.
Күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре, халык сәламәтлеген саклау эшенә зур өлеш кертүләре, йогышлы авыруларга каршы көрәштә ирешкән уңышлары һәм санитар-эпидемиологик хезмәт оешуга 98 ел тулу уңаеннан район башлыгының Мактау грамоталары белән Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Нурлат, Аксубай, Әлки, Чирмешән районнарында территориаль бүлегенең I разрядлы өлкән белгече Гүзәл Хәмзә кызы Исмәгыйлева, «Татарстан Республикасында гигиена һәм эпидемиология үзәге» ФБУЗның Нурлат, Аксубай районнарындагы филиалы медицина дезинфекторы Лола Каримовна Крайнова бүләкләнде.
Күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен һәм һөнәри бәйрәм – Урман хезмәткәре көне уңаеннан «Аксубай урманчылыгы» ГКУ йөртүчесе Җәмил Касыйм улы Дәүләтшин, «Аксубай урманчылыгы» ГКУ җитәкчеурманчысы урынбасары Петр Михайлович Прокопьев Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр
Аксубай муниципаль районының җирле үзидар әләр е органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрүдәге, җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итүдәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен Иске Ильдеряк, Иске Тимошкино, Яңа Аксубай авыл җирлекләренең элеккеге башлыклары Валерий Кимович Альметкин, Федор Николаевич Степанов, Михаил Максимович Сулейманкин билгеләп үтелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев