Күңел җыр-моңга тулганда
Соңгы яңалыклар

Күңел җыр-моңга тулганда

РФнең Мактаулы мәгариф хезмәткәре, үзешчән композитор, Урмандеево авыл җирлеге депутаты Владимир Егоровка 60 яшь тула.

Володя гаиләдә тугызынчы бала, ә малайлар арасында җиденчесе була.

Яшьтән үк колхозда эшли башлый.

– Җәйге каникуллар вакытында колхозда эшләдем, – дип искә ала бала чагын Владимир Павлович. – Атларны яраттым, шуңа да алтынчы сыйныфтан соң ат белән тәүлек әйләнәсе ындыр табагына ашлык, урманнан пилорамага агач ташый идем. Ундүрт яшемдә ДТ-75 тракторында тракторчы Михаил Ивановның ярдәмчесе булып йөрдем, колхоз җирләрен сукаладык. Икенче елны дусларым белән Георгий Леонтьев җитәкчелегендә төзелеш бригадасында эшләдек: урман кистек, фермаларны һәм ындыр табагын ремонтладык. Тугызынчы сыйныфны тәмамлагач Урмандеево авылының җирле заводында кирпеч суктык – ул вакытта эшчеләр коллективы тулысынча мәктәп укучыларыннан тора иде. Бала чагымнан эшләдем, ял итәргә вакыт юк иде.

Урта белем турында аттестат алгач, Владимир Егоров хезмәт эшчәнлеген Урмандеево авыл мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе вазыйфасыннан башлый. Аннан – Германиядә Совет гаскәрләре төркемендә хезмәт итү еллары. Армиядән кайткач мәдәният йортында директор вазыйфасында эшен дәвам итә. Чабаксар педагогия институтының музыка факультетына укырга керә. Студент вакытында үзешчән сәнгатьтә актив катнаша. Чабаксар электр приборлары җитештерү заводы эшчеләре хорын җитәкли.

Педагогик эшчәнлеген 1986 елда Иске Савруш урта мәктәбендә тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып башлый. Бу мәктәптә эшләү дәверендә балаларга музыкаль белем бирү буенча зур класстан тыш һәм мәктәптән тыш тәрбия эше, түгәрәк эше алып бара. Балалар хоры һәм вокаль-инструменталь ансамбльләр булдыра. Аның коллективлары төрле конкурслар лауреатлары һәм дипломантлары булалар. Татарстанның күп кенә районнары буенча даими күчмә концертлар белән чыгу, гомумән, чуаш милли мәдәниятен популярлаштыру булып тора. Концертларда укучылар белән бергә укытучылар коллективы да бик теләп катнаша. Авыл халкы Дмитрий Захаров, Петр Пильщиков, Сергей Васильев һәм башка бик күпләрнең чыгышларын яхшы хәтерли.

Дүрт елдан соң аны Савгач мәктәбенә күчерәләр, ул бүгенге көнгә кадәр әлеге белем бирү учреждениесендә тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып эшли, җыр дәресләре бирә, зур иҗади эшчәнлек алып бара.

Владимир Павлович укучыларга милли-мәдәни һәм эстетик тәрбия бирүгә күп тырышлык һәм энергия куя. Ун ел дәвамында балаларга авторлык программасы буенча музыка дәресләре бирә. Авторлык программалары буенча 5 нче республика конкурсында 2 нче дәрәҗә дипломга лаек була. Аның сыйныфтан тыш эшләр буенча кайбер методик эшләнмәләре дә бар. Владимир Павлович баянда уйнарга өйрәтү буенча шәхси дәресләр дә бирә. Ул укыткан укучылар арасында музыка юлын сайлаучылар да бар.

Утыз яшендә Владимир Егоров көйләр иҗат итә башлый. Хәзер инде ул – үзешчән композитор. Табигать аны туган як, үз халкының йөрәк түреннән ыргылып чыккан көйләрне ишетү һәм аларны матур, моңлы җырлар аша һәркемгә аңлаешлы итеп җиткерү таланты белән бүләкләгән. Ул иҗат иткән көйләр арасында – чуаш, рус һәм татар җырлары да бар. Владимир Егоров «Көмеш тавыш» 7 нче Чуаш эстрада конкурсында «Иң яхшы композитор» номинациясендә җиңү яулады, аның исеме «Татарстан чуашлары» дип аталган китап-альбомга кертелгән.

– Владимир Егоров – үз эшенең остасы, үз фәнен камил белә, аның үсеш перспективаларын күрә, – ди район мәгариф бүлеге мөдире Рәмзия Зәйдуллина. – Аның дәресләре ачык тәрбия юнәлеше булып тора. Аның җырлары танылган ансамбльләр репертуарына кертелгән. Ул күп тапкыр республика конкурсларында җиңүче, призер булды, телетапшыруларда катнашты.

Урмандеево авыл җирлеге депутаты Владимир Егоров актив иҗтимагый эш алып барырга да вакыт таба. Владимир Павлович яраткан, кайгыртучан ир, әти һәм бабай. Хатыны Ирина Николаевна белән ул һәм кыз тәрбияләп үстерделәр. Балаларының икесе дә тормышта үз юлларын тапканнар. Гаиләнең иң кечкенә әгъзасы – оныгы Амина бабасын үзенең уңышлары белән сөендерә.


Нет комментариев