Көчле җитәкче – көчле оешма
Гөлшат Гелметдинова тәртиплелек, зыялылык сыйфатларына ия һәм шуңа өстәп үзенә һәм коллективына таләпчән җитәкче-хатын-кызларның берсе.
Гомумүсеш тибындагы (районда шундый статустагы бердәнбер бакча) балалар бакчасы мөдиренең педагогик стажы – 35 ел. Гөлшат Хәмзә кызы педагогик карьерасын педучилище тәмамлаганнан соң Яңа Үзи мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып башлый.
Аннан соң тарих укыта. 1985 елда Казан педагогия институтына укырга керә. 1988 елда энергиясе ташып торган, тырыш ханымны ВЛКСМның Аксубай район комитетына яшьләр белән эшләү буенча сәркатиб вазифасына чакыралар.
“Солнышко“ ясле-балалар бакчасы мөдире булып эшли, бакча бетерелгәч – Аксубай мәктәбендә татар теленнән белем бирә. 1998 елдан алып, инде менә 20 ел Гөлшат Хәмзә кызы ул вакытта гади ясле-балалар бакчасы булган “Буратино“ бакчасын җитәкли.
Хәзер исә “Буратино“ – үзенең йолалары һәм җәлеп итә торган инновацион технологияләре булган гомумүсеш тибындагы уңышлы балалар бакчасы. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә нәниләргә уңышлы тәрбия һәм белем бирү өчен бөтен шартлар да тудырылган. Мәгълүмати технологияләрне ирекле сертификацияләү системасы кысаларында “Буратино“ яраклылыкның бронза сертификатына лаек булган.
Мәгариф бүлегенең безнең районның күп төркемле балалар бакчалары арасында үткәргән мониторингына нигезләнеп әйткәндә, “Буратино“ бакчасы лидерлыкны тота. Бу оешма һәр елны яңа уку елына әзерлек буенча алдынгы позицияне алып тора.
Ул “Билингваль балалар бакчасы“ республика бәйгесе җиңүчесе, “РИТЭК“ ААҖ һәм Татарстан Республикасында “Лукойл“ хәйрия фонды социаль һәм мәдәни проектларда, хезмәтне саклауны оештыру буенча муниципаль бәйгеләрдә күптапкыр җиңүләргә иреште, УМК буенча “Татарча сөйләшәбез“ “Иң яхшы дидактик уен эшләнмәсе“ бәйгесе һәм төрле дәрәҗәдәге башка бик күп бәйгеләр җиңүчесе.
Әлбәттә инде, болар оста һәм таләпчән, зирәк һәм акыллы җитәкченең, кораб капитаны кебек, штурвалны үз кулында нык тотып аны туры юлдан гына алып баруы бәрабәренә ирешелгән нәтиҗәләр.
– Гөлшат Хәмзә кызы балаларның һәрберсенең исемнәрен белә, эше булса да, тукталып, нәниләр белән сөйләшә, ә балалар аның ачык йөзле булуына шатланалар, – дип сөйлиләр әти-әниләр.
– Ул – үзенең белем бирү оешмасын уңышка алып баручы, балаларның иминлеге һәм коллективның абруе турында кайгыртучы иң яхшы җитәкчеләрнең берсе, – дип шәрехләде мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Гөлнур Идиятова.
Гөлшат Гелметдинова – “Ел хатын-кызы-2008“ район бәйгесенең “Изге йөрәкле хатын-кыз“ номинациясе җиңүчесе, “Татарстан горурлыгы“ республика бәйгесе дипломанты, Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе мәгариф министрлыкларының Мактау грамоталары иясе.
Барлык башлангычларында һәм ирешелгән уңышларында гаиләсенең дә өлеше бар. Ире Айрат Әгалетдин улы белән өч бала тәрбияләп үстергәннәр, әниләре алар өчен тапкырлык һәм зирәклек үрнәге булды һәм шулай булып тора да.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев