Казанда Җиңү парадында легендар «Катюша» хәрби машинасы катнашты
Соңгы яңалыклар

Казанда Җиңү парадында легендар «Катюша» хәрби машинасы катнашты

Әлеге минутларда Меңъеллык мәйданында Җиңү көненә багышланган бәйрәм концерты бара.

Бүген Казанның Меңъеллык мәйданында хәрби парадта БМ-13 («Катюша») гвардия реактив минометы катнашты.

Хәрби парадны Казан хәрби Суворов училещиесында укучы 64 барабанчы башлады. Аннан соң мәйданнан Россия, Татарстан әләмнәрен, Җиңү байрагын күтәреп уздылар. Шулай ук парадта Казан гарнизоны гаскәрләре, ИС, Т-34 танклары һәм ретроавтомобильләр колонналары узды.

Биредә шулай ук Әфганстанда сугышчан хәрәкәтләрдә һәм башка локаль конфликтларда булучылар, Казан югары танк команда училищесында укучылар катнашты.

Быел Казанда Җиңү көнен бәйрәм итүнең төп урыны Меңъеллык мәйданы булды. Монда Казан гарнизоны гаскәрләре — 2 меңнән күбрәк хәрби, курсантлар, кадетлар һәм суворовчылар, шулай ук хәрби техника узды.

Хәзерге вакытта Меңъеллык мәйданында Татарстанның танылган җырчылары һәм сәнгать эшлеклеләре катнашында концерт программасы бара.

 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar


Нет комментариев